18 март көнне Иске Кади урта мәктәбе базасында «Инглиз теле дәресләрендә укыту формаларын һәм методларын камилләштерү һәм функциональ грамоталылыкны үстерү» темасына чит телләр укытучыларының район методик берләшмәсе семинары булды. Семинар барышында Иске Кади мәктәбенең инглиз теле укытучысы Екатерина Скварцова 7 нче сыйныфта «Save the Earth» («җирне Коткарыгыз») темасына ачык дәрес күрсәтелде. Түгәрәк өстәл барышында педагоглар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру буенча биремнәр тәкъдим иттеләр.