Район үзәгендә "Кырым язы", "Кырым күпере" акциясе кысаларында район мәгариф бүлеге, мәдәният бүлеге, яшьләр сәясәте һәм спорт эшләре бүлеге белән берлектә Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Иванов С.В., сугыш хәрәкәтләре ветераннары Котбиев Н. М., Яббаров М. Г., яшь армиячеләр, өлкән сыйныф укучылары катнашында тантаналы чара үткәрделәр. Чирмешән урамнары буйлап автойөреш оештырылды.

