Татарстан ветераннары арасында «Балкыш» үзешчән башкаручыларның Әлмәт шәһәрендә зональ бәйгесе үтте.
Әлеге иҗади фестиваль өлкән яштәгеләр арасында зур популярлык ала бара. Күпләргә лаеклы ялга чыккан кеше өчен яңа мөмкинлекләр ачуын аңларга ярдәм итә.Буш вакытның чикле булмавы пенсионерларга үзләренең иҗатта шул исәптән сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Шул рәвешле соңгы еллар агымында пенсионерлар арасында яңа «йолдызлар» пәйда булды, Әлмәт сәхнәсендә Чирмешән районы да уз талантлары белән тамашачы кунелен яулады. Сәхнәдә Тубән Кәминкәдән «Ак калфак» вокаль төркеме, Әккәрәйдән «Акрель» фольклор төркеме, Иске Элмәледән «Ивушка” вокаль торкеме, “Яшь йөрекләр”- мөмкинлеклере чикләнгән оешма берләшмәсе чыгышлары белән сөендерделәр.
Үзешчән коллективлары чыгыш ясап истәлекле диплом белән бүләкләнделәр.