"Мәктәп волейбол лигасы" муниципаль этабы волейбол ярышлары

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

18-19 март көннәрендә универсаль спорт залы, физкультура - сәламәтләндерү комплексы һәм район мәдәният йорты спорт залларында "Мәктәп волейбол лигасы" муниципаль этабы буенча ярышлар узды. Ярышларда 11 кызлар командасы һәм 12 егетләр командасы катнашты. Кызлар ярышында Чирмешән лицее командасы җиңүче, 2 урынны Күтәмә урта мәктәбе волейболчылары яулады, 3 урынны Чирмешән кадетлар мәктәбе командасы алды.
Егетләр арасында Чирмешән кадетлар мәктәбе волейболчыларына тиңнәр булмады, 2 урын - Әккәрәй урта мәктәбе, 3 урын-Чирмешәннең 1 нче мәктәбе командасы.
Ярышларның муниципаль этабында җиңүче командалар 29-30 апрельдә зона этабында безнең район данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International