Чирмешән районында туган диңгезчеләр белән очрашу

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Туган як тарихы музеенда Чирмешән районында туып-үскән диңгезчеләр белән очрашу узды, анда Чирмешән лицееның 7б сыйныф укучылары да чакырылган иде.

Бүген очрашуда катнашкан яшьләр су астында көймәнең ничек эшләвен белделәр, Су асты көймәсе  диңгезчеләренә үзләрен кызыксындырган сораулар бирергә мөмкинлек булды. Чара барышында без бик күп кызыклы  яңалыклар белдек. Су астында  3-6 ай яшәгән морякларның альбомын  карадылар.  Очрашу бик җылы шартларда узды. Мондый очрашулар яшьләргә үсәргә һәм һөнәр сайлауда ярдәм бирә. Һәм шундый кешеләр мисалында  нык ир-атлар тәрбияли алабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International