"Гвардия" эзтабарлар отряды белән очрашу

2022 елның 22 марты, сишәмбе

21 март көнне мемориаль үзәк  "Орион" яшьләр үзәге белән берлектә Зәй шәһәренең "Гвардия" хәрби-патриотик эзләнү клубы белән очрашу үткәрелде. Чарага  1 нче Чирмешән урта  мәктәбе,  2 нче Чирмешән урта  мәктәбе укучылары, Чирмешән аграр техникумы студентлары чакырылган иде. Клубта вәкилләре үзләренең Ватан сакчыларын эзләү буенча  эшчәнлеге белән таныштырдылар.

"Гвардия" отряды катнашында эзләнү экспедицияләрендә 200дән артык солдат һәм офицер – Ватанны саклаучылар җәсәдләре табылган һәм тантаналы рәвештә җирләнгән. Һәлак булган 18 геройның исемнәре ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International