Чирмешән  районы оешмаларында авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча күчмә тикшерүләр дәвам итә

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Башкарма комитет хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, шулай ук Чирмешән муниципаль районы Советы вәкилләре белән берлектә, оешма һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының кыр эшләренә әзерлеген тикшерәләр.

"БИО-АГРО" ҖЧҖ һәм "Чирмешән АГРО" ҖЧҖ кебек эре оешмаларда барысы да язгы кыр эшләренә әзер. Минераль ашламалар җитәрлек, орлык материалы белән тәэмин ителеш аерым контрольдә, барлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм агрегатлары тулы әзерлектә, кырга чыгарга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International