Авыл җирлекләрендә үзешчән сәнгать смотрлары дәвам итә.
Кичә, 22 мартта Иске Котыш, Ульяновка, Иске Кади, Яңа Кади авыл җирлекләре үзләренең иҗат номерларын күрсәтте.
Утыз Имән мәдәният йорты хезмәткәрләре Т.Миңнуллинның «Гөргәри кияүләре» пьесасы буенча куелган спектакльдән өзек тәкъдим иттеләр. Иске Кади мәдәният йорты тамашачыларны "Самавыр агарту" фольклор йоласы куелышы белән сөендерде.
Смотр районда яшәүче яңа талантларны, күпькырлы шәхесләрне ачыклауга ярдәм итә.