"Туган тел әдәбият  дәресләрендә функциональ грамоталылыкны үстерү"

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

24 нче март көнне Кара Чишмә төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Туган тел әдәбият  дәресләрендә функциональ грамоталылыкны үстерү" темасына семинар узды. Семинарда районның 11 татар мәктәбе укытучылары катнашты. Беренчы квалификация категорияле укытучылар Залаева М.Р. һәм Аглюкова А. М. 6,7 сыйныфларда ачык дәресләр күрсәттеләр. Укытучылар "түгәрәк өстәл" артында  фикер алыштылар.Семинар барысы өчен дә файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International