«ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте отрядлары әгъзаларына укучылар кабул ителде

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

25 нче март көнне Чирмешән кадетлар интернат - мәктәбе базасында «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте отрядлары әгъзаларына укучыларны кабул иттеләр. 1 нче Чирмешән урта мәктәбе,  2 нче Чирмешән урта мәктәбе һәм чирмешән лицееның 50 укучысы «ЮНАРМИЯ» хәрәкәте отрядлары әгъзалары булды.

Сәламләү сүзе белән чакырылган кунаклар Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Үзәк хәрби округы инспекторы Молотов Анатолий Петрович, Аксубай, Чирмешән районнары буенча хәрби комиссар Иванов Сергей Васильевич һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны Яббаров Марат Гатуф улы чыгыш ясадылар.

Чара ахырында чакырылган кунаклар  яшь армиячеләргә таныклыклар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International