Ярышларда 16 мәктәптән 64 укучы катнашты. Яңа Элмәле мәктәбе шахматчылары гомумкоманда зачетында беренче урынны яуладылар. Икенче урында Чирмешән лицее командасы , өченче урында икенче Чирмешән урта мәктәбе шахматчылары. Җиңүчеләр һәм призерлар Яңа Элмәле авылында туып-үскән эшмәкәр Муськин Владимир Федорович тарафыннан әзерләнгән медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде.
