25 март- мәдәният хэзмәткәрләре көне. Шул уңайдан һәр авылның мәдәният йорты үзләренең ветераннарын чын куңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.Бәйрәм яз аена, табигатьнең уянган, кояш нурларына күмелгән вакытына туры килгән кебек, мәдәният хэзмәткәрләре дә, тормышка һәр кешенең күңеленә ниндидер яктылык, ям өсти, дәртләндерә.Сәнгатькә, жыр- моңга гашыйк бик күп талантларны ачуга ярдәм итучеләр дә, шулай ук халкыбызның матур гореф-гадәтләре, традициялерен саклауда һәм аларны яңартып халыкка тәкъдим итүчеләр дә алар – мәдәният хезмәткәрләре!Башкалар бәйрәм, ял иткәндә, алар үзләренең күңел җылысын бүләк итүчеләр дә.
Хөрмәтле ветераннарыбызга матур теләкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.