Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 29 мартында һава шартларының сизелерлек начарлануы турында консультация.
Татарстан Республикасы территориясендә актив төньяк-көнбатыш циклон чыгу сәбәпле, 2022 елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава шартлары сизелерлек начарланачак. Фронталь бүлекләр узганда көтелә:
- Күпчелек кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән көчле.
- 500-1000 метрга кадәр күрү начарлануы белән бураннар.
- урыны белән бозлавык.
- җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 18-23 метр тизлектә.
- юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килә.
Температура төнлә -5..-10°, республика көнчыгышында аязган вакытта -15° ка кадәр; көндез +1...+6°гә кадәр күтәреләчәк.