Балалар сәнгать мәктәбенең декоратив-гамәли сәнгать бүлеге укучылары 3 конкурста җиңү яуладылар:
«Красив в строю, силен в бою» республика иҗади конкурсында Нуртдинова Алия 2 урын, Галимова Аделия 3 урын яулады. Укытучылары Галкина Анастасия Сергеевна.
«Кышкы бизәкләр» VI Бөтенроссия сәнгать эшләре конкурсында Муфтеева Арина I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Укытучысы Галкина Анастасия Сергеевна.
23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган Бөтенроссия рәсемнәр конкурсында Гиниятуллин Әнвәр һәм Хәбибуллина Яна I дәрәҗә дипломнар, Мусина Эльвина II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Укытучылары Әхтәмов Руслан Рафик улы.