2022 елның 29 нчы мартында Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбе базасында "Педагог-психолог - 2022" номинациясендә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык республика конкурсының зона этабы узды. Конкурста Әлки, Алексеевск, Спас, Балык Бистәсе, Чистай, Чирмешән районнары педагог-психологлары катнашты. Безнең якташыбыз Гудадзе Римма Николаевна, Чирмешән лицее педагог-психологы 1 нче урынны яулады һәм республика конкурсы финалында катнашачак.
