Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:


Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 1-3 апрелендә һава шартларының сизелерлек начарлануы турында консультация
2022 елның 1-3 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронтлары йогынтысында һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә.
1 апрельдә, җомга көнне, 2 апрельдә, шимбә көнне, кар, юеш кар рәвешендә, көньяк районнарда яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык һәм томан көтелә.
Явым-төшемнәр һәм томан вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараячак.
Температура төнлә -4..+3°, көндез 1 апрель 0..+5°, 2 апрельдә температура +2..+7° градуска кадәр күтәреләчәк, көньякта +11°.
Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре хасил була.
Якшәмбе, 3 апрельдә, явым-төшем нигездә яңгыр рәвешендә. Шулай ук урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Һава температурасы төнлә 0..+5°, көндез +8..+13 кадәр күтәреләчәк.
Һава торышының начараюы атмосфера басымы сизелерлек кимүгә бәйле булачак.
1-3 апрельдә явым-төшемнәр саны айлык нормага якынлашырга мөмкин.
Киләсе атна башында республикада шулай ук явым-төшемле һава саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International