Чирмешән авылында "Чирмешән" универсаль спорт залы бинасында 2022 елның 7-9 апрелендә "Космонавтика көненә" һәм "Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына" багышланган бокс буенча VII Республика турниры узачак.
Катнашучылар шәхси зачетта ярышачак. Ярышлар Олимпия системасы буенча "бокс" спорт төренең гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә үткәрелә.
Турнирның максатлары:
- иң көчле спортчыларны ачыклау;
- бокс белән шөгыльләнүчеләрнең спорт осталыгын арттыру;
- районда боксны үстерү;
- яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Чирмешән районы башкарма комитетының спорт бүлеге.