«Аулак өй-баттл»

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген 7 нче апрель көнне Чирмешән районында республикакүләм “Аулак өй –баттл» бәйгесе узды. Проектның авторы «Үз өем» журналы редакторы Сәрия Закирова.

Бәйгенең максаты : балаларны, яшьләрне татар халкының милли гореф- гадәтләре белән таныштыру, бу гореф- гадәтләргә, йолаларга ихтирам, милли жырлы-биюле уеннар, милли ризыклар аша туган телгә һәм әдәбиятка карата хөрмәт тәрбияләү. Бугенге бәйгедә катнашыр өчен, республикабызның төрле район төркемнәре: Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки,Нурлат, Чирмешән районы -“Чирмешән энҗеләре” укучылар төркеме,һәм Чирмешән районы “Чирмешән булганнары”төркемнәре үзара көчләр сынашты.

Бәйгенең ахырында, Яңа Чишмә, Чирмешән районы укучылары төркеме “Чирмешен энҗеләре”, һәм олылар төркеме “Чирмешән булганнары” финалга үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International