6 апрель көнне "Чиста авыл синнән башлана" акциясенә йомгак ясау буенча тантаналы чара узды. Узган ел мәктәп укучылары һәм студентлары 92389 килограмм макулатура һәм 20125 килограмм пластик җыйдылар. 1 нче Чирмешән урта мәктәбе, "Чирмешән лицее", Югары Кармал төп гомуми белем бирү мәктәбе, Лагерка, Түбән Кәминкә мәктәпләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Макулатура җыю буенча 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 3б сыйныф укучысы Рахматуллин Аяз (3172 килограмм) макулатура җыйган, 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 3б сыйныф укучысы Чернова Инесса, 2368 килограмм пластик җыеп җиңүче булды.
Мәктәп укучыларына, призерларга һәм акциядә иң актив катнашучыларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр (велосипедлар, смартфоннар, портатив Bluetooth-колонкалар, чыбыксыз колакчыннар) тапшырылды.
Макулатура һәм пластик җыю буенча иң яхшы алты сыйныфка бассейн һәм боз сараена бушлай керү өчен сертификатлар тапшырылды.
.jpeg)

.jpeg)

.jpeg)
Район мәгариф бүлеге.
Кадрия Гамирова фотолары.