«Корней бабай әкиятләре» әдәби викторина

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Балалар китабы атналыгы кысаларында Чирмешән үзәк балалар китапханәсендә «Корней бабай әкиятләре» дип исемләнгән әдәби викторина узды. Чара Ватан әдәбияты классигы К.Чуковскийның 140 еллыгына багышланган иде. Чарага иң актив китап укучылар чакырылды. Балалар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихын тыңладылар, «әкияти табылдыклар кәрҗине» уенында катнаштылар, әкият геройларының исемнәрен чиштеләр һәм «югалган әйберләрнең» хуҗаларын таптылар, шулай ук уен-викторинада катнаштылар. Әдәби бәйрәмдә катнашучылар «Исәнме, китап укучы кеше» китаплар кургэзмэсендэ яна, кызыклы китаплар белэн таныштылар. Аннан соң ел саен үткәрелә торган «Елның иң яхшы китап укучысы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International