Укучылар Бөек Ватан сугышы тарихын белүдә, Калашников автоматын сүтеп җыюда, гомуми хәрби саклагыч комплект киюдә, строй һәм көч әзерләүдә көч сынаштылар. Хәрби-спорт уенының җиңүчесе Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты командасы булды, 2 нче урынны Чирмешән лицее, 3 нче урынны икенче Чирмешән урта мәктәбе командасы алды. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар Мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр.
