Мини-мисс

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

8 апрель көнне район мәдәният йортында "мини-мисс Чирмешән 2022" конкурсы булды.

Титул өчен 6 бала көч сынашты: Виктория Сидорова, Зәлидә Кәримова, Милана Червова, Иделия Гарифуллина, Ралина Кәлимуллина. Конкурс биш этапта үткәрелде: визит карточкасы, разминка, Дан минуты, лакомка, дефиле. Катнашучылар өчен җан атарга теләүчеләр күп булды бу көнне. Ә иң актив җанатарлар яшь катнашучыларга ярдәм йөзеннән плакатлар әзерләделәр.

Жюри составына кергән район мәдәният йорты белгечләре яшь чибәркәйләрнең чыгышларын  бәяләделәр. Аларга иң яхшыларын сайларга туры килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тамашачыларга күңелсезләнергә туры килмәде, конкурслар арасындагы тәнәфесләр вакытында балалар сәнгать мәктәбе укучылары чараны концерт номерлары белән бизәделәр.

Чирмешәннең 2022 елгы мини-мисс нәтиҗәләренә килгәндә, биредә җиңелүчеләр булмады. Катнашучыларның һәрберсе приз номинациясе белән бүләкләнде: «Мини - Мисс грация» - Червова Милана, «Елмаюның нәни гүзәле» - Гыйниятуллина Язилә, «Көмеш тавышның Мини-миссы»- Кәримова Зәлидә, «Артистлыкның Мини-миссы» - Виктория Сидорова, "Сокландыргыч Мини - мисс" - Ралина Кәлимуллина.

Таҗга һәм «Чирмешән Мини - миссы - 2022» исеменә Иделия Гарифуллина ия булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International