"Яшьтәш" яшүсмерләр клубындагы "Винтик һәм Шпунтик" робот техникасы түгәрәге – балаларны югары технологияләр белән баетылган заманча тормышка әзерләү өчен менә дигән ысул.
Бу бик кирәк, чөнки безнең тормышыбыз төрле югары технологияле техника белән бәйле.
Аның белеме үсеп килүче буын алдында бик күп мөмкинлекләр ача һәм киләчәктә технологияләр үсешен тагын да арттыра.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балаларның кызыксынучанлыгы аркасында безнең түгәрәктә робот техникасы курслары цифрлы технологияләрне һәм программалаштыруны гына түгел, ә бөтен дөньяны, хәтта үзен дә белү һәм өйрәнү өчен иң кызыклы чарага әверелергә мөмкин.
Балалар мәктәптә генә түгел, өйдә дә, көндәлек тормышта да төрле техника белән очраша.
"Винтик һәм Шпунтик" робот техникасы түгәрәге көн саен 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр уза, түгәрәк белән Сулимов Евгений Александрович җитәкчелек итә.
