Хыял

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Музыкадан башка кешенең тормышы күңелсез булыр иде. Сәнгатьтә музыка жанрлары бик күп. Әмма һәр халыкның үз традицияләре һәм фольклоры бар, алар буыннан-буынга күчеп килә. Фольклор гореф-гадәтләрен үзенчәлекле итеп халык коллективлары да саклыйлар, «Хыял» халык фольклор коллективы да Чирмешән җирендә шундый коллективларның берсе булып санала.

«Хыял» халык үзешчән фольклор коллективы 2013 елда Иске Үтәмеш авылының талантлы кешеләре белән берлектә оеша. Коллективта 15 кеше шөгыльләнә. Аларның репертуарына халык вокаль әсәрләре керә. Коллектив авылда һәм районда үткәрелгән төрле чараларда гына түгел, республикакүләм конкурсларында да катнаша.

9 апрельдә «Хыял» коллективы традицион мәдәни һәм халык сәнгать иҗаты «Этномириада» Халыкара конкурс –фестивалендә катнашып 1 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.

«Хыял» халык фольклор коллективы татар музыкаль фольклорының бәйрәм гореф-гадәтләренә рухи якынаю нигезендә традицион мәдәниятне саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International