Төп гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында баскетбол буенча ярышлар

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Район мәгариф бүлеге 9 нчы апрель көнне Туймәт мәктәбе базасында төп гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында баскетбол буенча муниципаль ярышлар узды.
Кызлар арасында I урынны – Утыз Имән төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы, ІІ урынны – Түбән Кәминкә мәктәбе командасы, ІІІ урынны Иске Котыш мәктәбе командасы яулады. Егетләр арасында I урынны - Түбән Кәминкә мәктәбе командасы, ІІ урынны Туймәт мәктәбе командасы яулады.
Иң яхшы уенчылар дип Түбән Кәминкә мәктәбеннән Мостафин Гәбдрәхим һәм Низамова Адилә танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International