Чирмешән укучылары “Без бергә” фестивалендә
"Без бергә" балалар сәнгать иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабында районның 17 мәктәбеннән 200дән күбрәк кеше катнашты. Әмир авылы мәдәният йорты сәхнәсендә балалар белән бергә әниләре, әбиләре дә чыгыш ясады.
Укучылар вокал, вокаль ансамбльләр, хореография, нәфис сүз, театр номинацияләрендә иҗади номерлар күрсәттеләр.
Лашман урта мәктәбенең коррекция сыйныфлары укучылары катнашында номерлар һәм алар әзерләгән күргәзмә, "Иҗади гаилә", "Иҗат канатлары" номинацияләрендә чыгыш ясаучыларның номерлары күңелгә аеруча күңелгә якын булды. Әккәрәйдән Давыдовлар, Кармыштан Әфләтуновлар гаиләләренең чыгышлары югары бәя алды.