Кадет интернат-мәктәбенең 5 сыйныф укучылары туган як тарихы музеенда узган космоска виртуаль сәяхәттә катнаштылар. Балалар үзләренең логик фикерләүләрен үстереп викторина сорауларына җавап бирделәр, икенчел чималдан ракетаны төзеделәр, космонавт ролендә булдылар һәм космоста бер көн яшәделәр. Планеталар белән таныштылар, галәм буйлап сәяхәт итеп, чит планета кешеләре өчен зур булмаган концерт оештырдылар.
