Чирмешәннән Фарисова Азалия Артур кызы (7 яшь) 14 мартта Чистай шәһәрендә узган зона турында җиңде. Ул икенче турга узды һәм 11 апрельгә Казан шәһәрендә узачак финалга чакыру алды. Шулай ук 13 апрельдә суперфиналда җиңү яулады һәм 22 апрельдә 17.00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертка чакыру алды.
