Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторы Салихова Ләйсән Айрат кызы 1 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары белән "Безнең йорт. Артык нәрсә юк" темасына әңгәмә уздырды.
Балалар сорауларга җавап бирделәр, макулатура һәм пластик җыю буенча беренче урыннарны яулаулары белән уртаклаштылар.
Чара ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.
