Чирмешән балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары «Звезды из завтра» яшь музыкантлар конкурсы лауреатлары булдылар

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Чирмешән балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары Галәүетдинов Мансур һәм Гыйниятуллин Зөфәр яшь музыкантларның «Звезды из завтра» конкурсы лауреатлары булдылар һәм La Primavera Казан камера оркестры белән берлектә Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов катнашында узган гала-концертта чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре Салахова Гүзәлия Салих кызы һәм Юрина Владимир Григорьевичка рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International