20 апрель көнне балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында отчет концерты булып узды. Сәхнәдә иң яхшы җыр һәм бию коллективлары чыгыш ясады.
Отчет концертын балалар сәнгать мәктәбенең җыелма хоры ачты. Алар башкаруында «Балачак» җыры яңгырады. Моннан тыш, мәктәп укучылары егермедән артык номер тәкъдим иттеләр. Алар танылган композиторларның рояль, гитара, аккордеон, баян һәм башка музыкаль инструментларда әсәрләрен башкардылар. Бию осталыгы белән хореография бүлегендә тәрбияләнүчеләр шаккатырды.
Һәр юлы яшь артистларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
Яшь талантлар-конкурс лауреатлары һәм дипломантлары дипломнар белән бүләкләнде.
