Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2022 елның 26 апрелендә 18 сәгатьтән 27 апрель 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
27 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк начараю белән томан;
- төнлә һәм көндез яшенле һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр, көндез 15-20 метр.