Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның төп чорына бер айдан да кимрәк вакыт калды. Лашман урта мәктәбенең БДИ үткәрү пунктында чыгарылыш сыйныф укучылары информатика һәм КТ буенча биремнәр үтәячәк аудитория әзер. 27 апрельдә Бөтенроссия апробациясе узды.
Бу имтиханда техника күп булганлыктан, катнашучының һәр эш урыны - шәхси компьютер, шуңа күрә техника эшкә яраклы булырга тиеш.
Ә информатика сайлаган укучылар өчен бу чын имтихан алдыннан репетиция. Үз көчеңне сынап карарга, БДИ уздыру пункты атмосферасына чумарга мөмкин.
Мәгариф бүлеге.