Татарларның бөеклеге, даны сигез кат кукләргә китсен;
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен!
26 нчы апрель көнне Район мәдәният йорты бинасында Габдулла Тукайга багышланган, «Тукай –шигъри чишмәбез» дигән әдәби-музыкаль кичәсе булып үтте.
Буген бөтен татар дөньясы, бөтен татар җәмгыятчелеге туган тел бәйрәмен,шигрият бәйрәмен, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнен,тууына 136 ел тулуын билгеләп үтте.
Чын сәнгатьне, чын шигриятне тудырган затлар бервакытта да үлмиләр.Халык рухын били алган сәнгәть иясе үлемсез.Тукай да шундый.
Бу кичәдә Габдулла Тукайның бик куп шигерләре, җырлары яңгырады.Кичәнең катнашучылары, олы яштән кече яшкә хәтле, ижатка, туган телгә битараф булмаган катнашучылар сәхнә тотты.Мәктәп балалары Чирмешән районыннан гына түгел, хәттә авыллардан да килеп сәнгатьле, йөрәккә үтеп керерлек чыгышлар ясады.
Габдулла Тукай узенең ижаты, шигерләре белән халкыбызның әйтергә теләгән тойгыларын җиңел,шома,икиткеч матур бер телдә әйтеп бирә.Менә шуңа курә Тукай, татар әдәбияты тарихында зур урын алып, “Халык шагыйре” диген исемгә лаек.
Шулай ук 26 апрель көнне, Казан шәхәренең Муса Жәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театырында узган, Туган тел көненә һәм Габдулла Тукай тууына 136 ел тулуга багышланган тантаналы чарага Чирмешән районыннан да кунаклар чакырылган иде.Тантанага бөек исемнәргә лаек булган язучылар, сәнгать эшлекләре, җырчылар,артистлар килгән иде.Бу көнне Габдулла Тукайның сынына чәчәкләр куелды.Тантана шигърият бәйрәме белән дәвам итте. Тукай премиясенә лаек булган шәхесләргә Рөстәм Нургали улы Миннеханов Тукай премиясен тапшырды.