27 апрельдә район мәдәният йортында «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» дип исемләнгән чара узды. Безнең районнан 25 егетне Ватаныбызның тынычлыгын сакларга һәм хезмәт итәргә озаттылар. Район җитәкчелеге исеменнән призывникларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Хәйруллин Самат Нуриәхмәт улы котлады. Котлау сүзе белән Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Молоствов Анатолий Петрович чыгыш ясады.