Менә «Туган як җәүһәрләре» район халык иҗаты фестивале дә тәмамланды.
Бәркәтә мәдәният йорты коллективы «Туган як җәүһәрләре» район халык иҗаты фестивалендә Гран-прига лаек булды һәм 40 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Һәр авылда һәм оешмада талантлы кешеләр бар. Аларны барлый һәм оештыра белергә генә кирәк, ә бу эштә күп нәрсә җитәкчедән һәм мәдәният хезмәткәреннән тора. Әйтик, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин үзе дә авылдашлары белән сәхнәдә чыгыш ясады. Ул «Авылда мәдәнияткә ярдәм итү" номинациясендә махсус призга лаек булды.
Фестиваль дәвам иткән өч ай эчендә сәхнәгә 50 оешмадан (район үзәге оешмалары һәм авыл мәдәният йортлары) 1000гә якын кеше чыкты, алар 364 концерт номерын тәкъдим иттеләр. Район мәдәният йортында узган гала-концертта тамашачылар барлык катнашучылар арасыннан сайлап алынган иң яхшыларын, 60 номерны күрделәр.
Мордва Афонькәсе һәм Шешминка мәдәният йортлары «Халык традицияләрен яңарту», Түбән Чегодай, Туймәт, Иске Кади авыл мәдәният йортлары – «Халык традицияләрен саклау», утызимәнлеләр «Иң яхшы театр куелышы» номинацияләрендә билгеләп үтелде.
Түбән Кәминкә үзешчәннәре һәм кадет интернат-мәктәбе коллективы смотрга яхшы әзерләннәр. Алар уңышлы чыгыш ясадылар һәм беренче урынга лаек булдылар.
Түбән Кармалка авыл мәдәният йорты артистлары - икенче, ивашкинолылар һәм аграр техникум өченче дәрәҗә Дипломга ия булдылар.
Бу көнне район мәдәният йортында узган йомгаклау концертында тагын бик күп якташларыбызны-ансамбльләрне, аерым башкаручыларны хөрмәтләделәр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.