Балалар китапханәсендә куркынычсызлык дәресе узды

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә 2021-2025 елларга яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау программасын тормышка ашыру кысаларында Куркынычсызлык дәресе узды. Китапханәчеләр экстремизм һәм терроризм күренешләре, аларның төрләре, характерлы сыйфатлары турында сөйләделэр. Дәрес экстремистлык идеологиясе күренешләренә түземсезлек атмосферасы булдыру юнәлеше буенча узды. Чара барышында укучылар «Экстремизм һәм терроризм» темасы буенча викторина сорауларына җавап бирделэр. Чара «Россия террорга каршы»дигән презентация һәм видеоролик карау белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International