"Чишмәкәй" балалар бакчасы балалары туган як тарихы музеенда булдылар.
Балалар өчен музей заллары буйлап төрле экспозицияләр белән кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе үткәрелде.
Балалар бик теләп экскурсовод сөйләвен тыңладылар, экспонатларны кызыксынып карадылар. Аеруча балаларга хайваннар чучелылары ошады.
Балалар музей белән танышудан бик канәгать калдылар. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр калды.
