Чирмешән районы "Җиңү тәрәзәләре" акциясендә катнаша

2022 елның 6 мае, җомга

1 майдан 9 майга кадәр Чирмешән районы мәгариф учреждениеләре «Җиңү тәрәзәләре» акциясендә катнаша. Бөтен ил буенча мәктәпләр, балалар бакчалары, фатирлар һәм йортларның тәрәзәләре Бөек Җиңү символлары: Георгий тасмалары, кызыл йолдызлар, ветераннар адресына рәхмәт сүзләре белән бизәләчәк. Сезне социаль челтәрләрдә #ОКНА_ПОБЕДЫ хештегы буенча акциягә кушылырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International