2022 елның 2 маенда атаклы кеше - Фролов Николай Сергеевич вафат булды. Аның Чирмешән районы алдындагы хезмәтләре бәяләп бетергесез. Чирмешән районының бөтен тарихы, меңләгән язмышлар торгызылды, чирмешәнлеләрнең өстәл китаплары булган алты китап язылды. 6 май көнне Мемориаль үзәктә ике музейга нигез салучы Николай Сергеевич истәлегенә багышланган чара узды. Хәтерне искә алу өчен аны якыннан белгән кешеләр җыелды. Аның турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. Бу кеше турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә калачак.
