Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне бөтен халык бәйрәме – Җиңү Көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм! 

77 ел элек күпмилләтле совет халкы  Бөек Ватан сугышында кешелекнең мәрхәмәтсез дошманы – фашизмны тар-мар итте. 1945 елның 9 май кичендә тарихтагы иң вәхшәтле, иң канкойгыч, кешелексез сугышның тәмамлануын, бик озак көтелгән тынычлык урнашуын белдереп,Ватаныбызның күгендәҗиңү салюты яңгырады. Моңа кадәр миллионлаган кешенең бер булып шул дәрәҗәдә зур шатлык хисләре кичергәне, Туган җирнең бөеклеген һәм хөрлегенсаклап калган кыю сугышчыларга ихлас күңелдән дан җырлаганы   булдымы икән?!

Бөек Җиңү ул – шанлыВатаныбызтарихының иң күренекле вакыйгасы, халыкның корычтай нык рухы, каһарманлыгы күрсәткече, гаделлек һәм хаклыкның явызлык көчләреннән һәм золымнан һәрчак өстен чыгуына ачык бер мисал. Илебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән тыгыз бәйләнештәге Җиңү Көне сугыштан соңгы буыннар хәтеренә тирән уелды, күпсанлы һәйкәлләрдә, шәһәрләр, авыллар һәм урамнар атамаларында, музейлар һәм панорамалар экспозицияләрендә мәңгеләштерелде.

Икенче бөтендөнья сугышы – кешелек тарихында иң зур фаҗига, ул бик күп дәүләтләргә һәм халыкларга исәпсез-хисапсыз бәлаләр китерде. Әмма иң зур югалтулар, кешеләрнең күпләп вафат булуы, шәһәрләрнең, авылларның җимерелүе, юкка чыгуы безнең ил язмышына төште.

Бүген без, беренче нәүбәттә,Туган җиребезне нацизмнансаклаганда бомбалардан, ядрәләрдәнгомере өзелгән, концлагерьлардаһәлак булган, камалыштагы Ленинградта ачлыктан үлгән һәркемнең рухын яд итәбез. Дошман басып алган җирләрдә аяусыз изүдән җәфа чиккән, йортын-җирен ташлап, чит җирләргә күченеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең газапларын яңадан җаныбыз аша уздырабыз, сугыш чоры балаларына һәм яраланып кайткан солдатларга тиешле хөрмәтебезне белдерәбез.

Татарстаннан фронтка киткән җиде йөз меңнән артык кеше, кулына корал тотып, Ватан азатлыгын яклап сугышты, шуларның яртысыннан артыгыяу кырында мәңгелеккә ятып калды. Кызганыч, аларның барысына да югары бүләкләр тапшырылмады, әмма шулай дабу каһарманнарның һәрберсе җиңүгә үзеннән саллы өлеш кертте. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Фәрит Фәтхуллин, Борис Кузнецов, Гази Заһитов, Михаил Симонов һәм башка бик күпләрнең  исеме Бөек Җиңү елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды.

Завод цехларында дошманга каршы дәһшәтле корал койган һәм авыр сугыш алып барырга мәҗбүр булган илне азык-төлек белән тәэмин итү өчен армый-талмый эшләгән тыл хезмәтчәннәре чиксез олылауга лаек. Татарстанның башкаласы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү, һичшиксез, аларның фидакарьлеген тану һәм зур хөрмәт билгесе буларак кабул ителә.

Четерекле хәзерге заманда җиңүчеләр буыны васыять итеп калдырган идеалларга тугрылык саклау гаять мөһим. Бүген татарстанлылар – ветераннарның дәвамчылары – күпмилләтле Ватаныбызның мәнфәгатьләрен яклап, шул исәптән Украинадагы махсус хәрби операциядә дә, үзләренең хәрби бурычын намус белән үти. Аларның һәрберсе тарих безгә йөкләгән җаваплылыкның ни дәрәҗәдә зур булуын бик яхшы аңлый. 

Бөек Ватан сугышының сабакларынацистларның «көрән» идеологиясен тараткан, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен санга сукмаган, халыклар арасында дошманлык орлыклары чәчкән һәркемнең, алар күпме генә «ак киемнәргә» төренеп маташмасын, җәзага тартылачагына шик калдырмый. Җиңү китергән 1945 елдагы кебек үк тарих бердәнбер гадел чишелешкә китерер, нацизм кебек абсолют явызлыкка хәзерге дөньяда урын булмавын тагын бер кат раслар дип ышанам.

Сугыш һәм хезмәт ветераннарына чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, ә халкыбызның сугышчан һәм хезмәт даны варисларына илнең оборона куәтен, икътисадый һәм мәдәни үсешен ныгытуда зур уңышлар, тынычлык, бәхет һәм күңел күтәренкелеге телим!

Җиңү Көне котлы булсын, кадерле дуслар! Бәйрәм белән!

 

Татарстан Республикасы

Президенты                                                                    Р.Н. Миңнеханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International