Балалар бакчаларында 9 Майга багышланган чаралар

2022 елның 13 мае, җомга

Хәрби-патриотик тәрбия бирү кысаларында барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чаралар оештырылды.  Тәрбиячеләр балаларны Бөек Җиңү көне тарихы белән таныштырдылар, сугышчылар турында күзаллауларны киңәйттеләр,  әңгәмәләр үткәрелде, мемориаль үзәктә һәм туган як тарихы музеенда булдылар, үзәк мәйданга  Азатлык сугышчысы һәйкәл һәм Мәңгелек ут янына бардылар. Төркемнәрдә Хәтер почмаклары оештырылды, аларда бабаларның фотосурәтләре урнаштырылды. Шулай ук тәрбияләнүчеләр Үлемсез полк йөрешендә актив катнаштылар, фронтовик-җиңүчеләр истәлегенә портретлар һәм шарлар белән  уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International