11-13 май көннәрендә Чирмешән җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе рәисе Харисова Гөлгенә Рафаил кызы Пермь крае Барда җирлегендә узган Бөтендөнҗя Татар конгрессы “Ак Калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә пленар утырышында катнашып кайтты.
2 көн дәвамында төрле регионнардан килгән 100 дән артык делегатка, Барда халкы татар теленең көндәлектә кулланылышы, киләчәк буынга милли тәрбия бирү, милли гореф-гадәтләрне саклап калу өстендә эш алып бару, буыннар чылбыры бәйләнешенең үзенчәлекләрен тәкъдим итте.
Балалар бакчаларында, мәктәп, мәчет, һәм башка өлкәләр бердәмлеген күпләрне шаккаттырды.
Делегатлар үз чиратында район, шәһәр җирлеклекләренә кайтып күргән-белгәннәрен үз халкына тапшыру фарыз.

"Туган якны өйрәнү музее" МБУ