"Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым, телем бар" әдәби-музыкаль бәйге

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

18 май көнне Әмир авылында "Татарстан дигән Ватаным бар,татар  дигән халкым,телем бар" дип аталган  әдәби – музыкаль конкурсы узды.

Бу бәйге -  татар шигъриятен, җырларын, театр сәньгатен яратучылар һәм аның белән кызыксынучылар арасында беренче тапкыр үткәрелде.

Бу бәйгенең максаты: сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка һәм татар музыка сәнгатенә кызыксыну уяту, районыбызда татар телен һәм   мәдәниятен үстерү, саклау һәм аңа ярдәм  итү, татар шагыйрьләренең, язучыларының, драматургларының һәм композиторларының иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү, аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудыру.

Бәйгедә катнашу өчен районнан   67 гариза кабул ителде. Барлык чыгышларга жюри әгъзалары нигезләмэ шартларына таянып бәя бирделәр.

Бу бәйремнең  идея бирүчеләре,төп спонсорлары – Әмир авылында туып –үскән, инде бик күп еллар, бүгенгесе көндә дә авылдашларына һәрьяклап ярдәм итеп торучы абыйлы-энеле Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар.

Бәйгедә катнашучылар  алты номинациядә  көч сынашты. Хәрбер номинация үз җиңүчесен тапты.

 Катнашучы балаларны Әмир мәчетендә тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Барлык катнашучыларга да сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук җиңүчеләр, сертификат белән бергә, шул ук көнне уза торган гала-концертка чакыру да алдылар.

 Кичке сәгать 18.00 башланып киткән гала-концерт  бик матур, җылы алкышлар астында дәвам итте. Гала-концертка 23 бала сайлап алынылды. Гала -концертта дәрәҗәле урыннар яулаган балалар диплом, истәлекле бүләкләр һәм акчалата премияләргә лаек булдылар. Беренче урын алган барлык балалар, авыл көненә, 9 июль көнне узачак Сабантуй бәйрәменә чакыру да алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International