Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара

2022 елның 20 мае, җомга

19 май көнне Чирмешән районында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Юбилей датасына багышланган тантана район мәдәният йортында узды һәм ул Ибн Фадлан делегациясе белән очрашудан башланды.

"Ак Калфак" милли баш киемнәре ясау буенча, өй кагыты  әзерләү буенча мастер-класслар, кием-салым һәм декоратив - гамәли сәнгать күргәзмәләре, мөселман киемнәре  белән танышу, шулай ук «Преображение» проектында катнашу мөмкинлеге бар иде.

Анда районның беренче затлары, руханилары, укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре, җирле артистлар, «Татарстан дигән ватаным-татар дигән халкым, телем бар» 1 нче район әдәби-музыкаль конкурсы җиңүчеләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International