«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» дигән социаль-гуманитар проект

2022 елның 20 мае, җомга

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» дигән социаль-гуманитар проект кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары белән «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрделәр. Әңгәмә барышында укучылар әлеге социаль-гуманитар проектның барлыкка килү тарихы, язучы Светлана Алексиевичның «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» дигән китабы, Бөек Ватан сугышы турындагы иң атаклы китапларның берсе турында сөйләштеләр. Чара барышында укучылар сугыш вакытында хатын-кызларның авыр язмышы һәм төрле һөнәрдәге хатын-кызларның үлемсез батырлыгы турында белделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International