Чын хәрбиләр белән очрашу

2022 елның 20 мае, җомга

20 нче май көнне Чирмешән 3 нче номерлы "Чишмәкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр генерал Молоствов Анатолий Петрович һәм Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Иванов Сергей Васильевич белән очраштылар. Очрашу кысаларында Җиңү көненә багышланган чара үткәрелде. Патриотик тематикага әңгәмә вакытында балалар бик теләп кунакларның сорауларына җавап бирделәр. Чын хәрбиләр белән очрашудан соң малайлар  армия сафларында хезмәт итәргә һәм Ватаныбызның лаеклы сакчылары булырга теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International