Буген 20 нче май көнне район мәдәният йорты каршында эшләп килүче,
« Мизгел» татар халык театырының «Тамаша» түгәрәгенә йөрүче яшь актёрлар тарафыннан Лашман авылында туып-үскән Газимзянова Гөлинә Фәрһад кызы ижат иткән «Юри-мари чын катыш» әкияте яшь тамашачылар күзлегенә тәгъдим ителде.
Яшь буынга дөрес тәрбия бирүгә юнәлтелгән сюжет нигезен Г.Тукай әсәрләренең геройлары мәгънәле итеп ачып салдылар.
Әкиятне сәхнәегә режиссер ярдәмчесе Кәримова Тәзкия Ильгиз кызы әзерләде. Театр татар түгереге буларак, безнең бурычыбыз – балаларда милли аң, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Балалар беренче чиратта, тел белән әкиятләр һәм әкияти персонажлар аша таныша башлый. Ә әкиятләр халык иҗатының бик матур һәм балалар өчен бик тә кирәкле булган жанры. Чөнки алар балаларның теләк, омтылышларына туры килә, балалар психологиясенә якын тора.
Әкият укып, бала вакытта әкияткә ышанып үскән сабый- матур, саф күңелле, оптимист карашлы кеше булып үсә.
Музыкаль тамашаны әти-әниләр, балалар яратып кабул иттеләр. Иҗат коллективына алдагы чыгышларында ижади унышлар теләп алкышлар бүләк иттелер.