2022 елның 21 маенда Чирмешән кадетлар интернат - мәктәбендә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" чыңлады.
Тантаналы линейкада мәктәп директоры Рафаэль Сөләйманов, Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларына дулкынландыргыч сүзләр күп яңгырады.
Чыгарылыш сыйныф укучылары, үз чиратында, тамашачылар өчен берничә номер күрсәттеләр.
Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат - мәктәбе директоры Рафаэль Сөләйманов алдынгы кадетларны Мактау грамоталары белән бүләкләде, шулай ук ГТО билгеләрен тапшырды.
Чара ахырында кадетлар мәктәпнең педагогик составы һәм җыелган кунаклар алдында тантаналы марш белән уздылар.
Посмотреть фоторепортаж можно пройдя по ссылке: https://cheremshan.tatarstan.ru/press/fotoreport.htm/photoreport/8156999.htm