Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 23-24 маенда төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр салкыннар көтелә.